«Толерантлык: бер-беребезне аңларга өйрәнәбез»: әңгәмә-уен (6+)

18 ноябрь көнне 6 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары өчен  «Толерантлык: бер-беребезне аңларга өйрәнәбез» дигән әңгәмә-уен уздырды. Чара ноябрь аенда бөтен дөньяда билгеләп үтелүче Халыкара толерантлык көненә багышланды. 

Очрашу башында балаларга толерантлык төшенчәсе, дөньяның төрле телләрендә аның нәрсә аңлатуы, толерантлы кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге, мәсәлән, сабырлык, башкаларны ихтирам итү, мәрхәмәтлелек һ.б. турында сөйләделәр. 
Әңгәмә барышында балалар әдәби әсәрләрдән мисаллар буенча фикер алышты һәм уен формасында бер-береңне ихтирам итү һәм сабырлык күрсәтү сорала торган төрле хәлләрне карады. 
Чараны йомгаклап, катнашучылар толерантлык чәчәген җыйды, аның таҗларына толерантлы кешенең төп сыйфатларын күрсәтте. 

Поделиться: